8 баланы тәрбиягә алган Байдәүләтовлар: «Гомер буе итәк тутырып бала үстерергә хыялландык, ләкин Ходай берне генә насыйп итте»

Ул йорт умарта оясын хәтерләтә. Нәкъ шулай ук гөж килеп тора. Ләкин бернинди буталчыклык, тавыш юк, һәрберсе үз урынын белә. Егетләр әтиләре янында нәрсәдер кора, кызларның кайсы – бакчада, кайсы әниләре янында, аш бүлмәсендә мәш килә. Хәер, көне дә шундый иде бугай аның. Бу гаилә олы кызларының никахына әзерләнә. Сүзебез – Әлмәт районы Кичүчат авылындагы сигез баланы тәрбиягә алган Лилия белән Юлай Байдәүләтовлар турында.

Ятим балага гаилә җылысы бирү, тәрбиягә алу – бик зур тәвәккәллек. Күпләр теләкләре булса да, әлеге адымны ясарга барыбер кыймый. Ә бу гаилә ничек шундый адымга бара алган соң? Лилия апа үзе кош теле пешерә, үзе сөйли. Сөйләве гади, әмма каз тәннәре чыгарырлык:

– Без Юлай белән гомер буе итәк тутырып бала үстерергә хыялландык. Ләкин Ходай берне генә насыйп итте. Менә шул кызыбыз башлы-күзле булды, ә балалары юк. Биш ел үтте, алтынчысы дигәндәй. Без дә борчыла башладык. Шунда  бер  бабай: «Асрамага бала алып карасын әле», – дип киңәш итте. Кызым белән утырып сөйләштек, тик ул андый адымга әзер түгел иде бугай. Сез дә әйтәсез бит, бөтен кеше дә булдыра ала торган әйбер түгел бу, дип. Нишлисең, мәҗбүр итеп булмый, ә күңелдән теге бабайның сүзләре китми. Юлай белән киңәшләштек тә үзебез тәвәккәлләргә булдык. Шулай итеп гаиләбездә Руслан барлыкка килде. Без аны Алабуга балалар йортыннан барып алдык. «Сине алырга киләләр», – дигәч, киенеп үк куйган иде балакаем. Юкса бит кемнәр киләсен дә белми. Без дә, беренче күрүгә үк: «Әйдә, балам, кайтабыз», – дидек. Баланы сайлауны гомумән аңламыйм мин. Тере кеше бит ул, тауар түгел, ничек сайлыйсың аны?! Русланны күрү белән яраттык. Быел менә мәктәпне нибары ике «дүртле» белән тәмамлады. Кулыннан теләсә нинди эш килә. Мәктәптә укыганда, аны башкаларга үрнәк итеп куялар иде.

Әллә бабайның сүзләре фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килгән, әллә насыйбы шулай булган: Руслан бу гаиләгә аяк басып ярты ел да үтми, Байдәүләтовларның олы кызлары бала таба. Бер-бер артлы икене алып кайткан. Хәзер оныклар да бабаларында җәйге каникулны үткәрә. «Өлкән абый-апаларыннан һөнәр үзләштерәләр», – ди Юлай абый алар турында.

Икенче, өченче балаларга ничек тәвәккәлләгәннәрен сорыйбыз Лилия ападан. «Русланга ялгызына гына читен икәнен сиздек», – ди. Шуннан сөйләшәләр дә балалар йортыннан апалы-энеле Алина белән Викторны алып кайталар. Алина ул вакытта инде техникумда укый торган була, ә энесенә – нибары 11 яшь. Шулай итеп балалар саны өчкә җитә.

«Беренче вакытларда авырлыклар булдымы?» – дим. «Әти-әниле килеш ятимлекне тоеп үскән сабый белән барысы да шома гына бармый шул, – ди ана. – Сабыр булырга, яратырга кирәк. Ярату баланың какшаган нервларын төзәтә». Бусын андый адымга тәвәккәлләгән гаиләләр колагына дип әйтүе.

Калган балаларның бирегә килеп төпләнүе болай булган. Опека бүлеге хезмәткәре башта апалы-энеле Рузил белән Каринаны алуларын үтенгән, аннары өч бертуган Сәйфуллиннарны. Балалар йортына урнаштырсак, бозылышып бетәрләр инде, дигәч, кызганган Лилия апалар. Аларга килгәндә, 7 яшьлек Азалина юньләп сөйләшә дә белмәгән. «Бер-бер артлы тапкан әниләре… Өчәүләшеп мунчада яшәгәннәр…»  Шулай ди дә, тавышы калтырап китә. Ә без аның олы йөрәгенә, киң күңеленә хәйран калып утырабыз. Юкса бит Лилия апага – 62, Юлай абыйга – 66 яшь.

Юлай абый – балта остасы. Йортта балалар ишәеп киткәч, икенче катны эшләп чыга. Үз һөнәрен егетләргә дә бирергә тырыша. Лилия апа кызларны аш-су әзерләргә, хуҗалыкны тәртиптә тотарга өйрәтә. Кул астында бер кыз бигрәк тә бөтерелә. «Әни, бусын үзем», – дип кенә тора. Настя исемле икән.

Хәлләрең ничек, Настя?

– Мин сезне аңлыйм, татарча җавап бирә алмыйм шул әле. Өйрәнәм мин, борчылмагыз.

Ә нигә кирәк сиңа татар теле?

– Тәрбияче булырга хыялланам. Анда тел белү кирәк. Татар баласын ничек аңлыйм аннары? Әни безнең барыбызны да аңлый, аңа җиңел.

Настя әнисенең аяклары авыртканны да, аруын да шыпырт кына әйтә. Шуңа эшне җиңеләйтергә тырышабыз, ди. Балалар фотога төшәргә тезелгәндә, шыпырт кына: «Эш күпме соң?» – дип сорыйм. Настя: «Ну апа, безгә 12 литрлы кәстрүл белән аш таман гына. Шуннан уйлап карагыз», – ди дә иңнәрен сикертеп, балалар янына китеп бара. Акыллы балалар, сөбханалла! Тау кадәрле хезмәт инде бу, дип сокланып, китәргә җыенабыз. Ә өйдә эш гөрли. Кунакларны ничек каршы алырга, тагын ниләр пешерергә дип мәш килеп, сөйләшеп калдылар.

Гөлинә Гыймадова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


8 баланы тәрбиягә алган Байдәүләтовлар: «Гомер буе итәк тутырып бала үстерергә хыялландык, ләкин Ходай берне генә насыйп итте»” язмасына фикерләр

  1. Мондый халлер куп именно бала алгач узлере корсакка калалар аллах куша

Фикер өстәү