Коронавирус черкиләр аша күчә аламы? (Галимнәр аңлатмасы)

Коронавирус инфекциясе черкиләр аркылы кешегә күчә алмый дип хәбәр итә Nature.com порталы. 

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча белгечләр коронавирус черкиләрнең өч төрендә үрчи алмый дигән фикергә килгән. Бөҗәкләрнең мондый төрләрендә инфекция хәтта иң экстремаль очракларда да үрчергә сәләтле түгел. Моннан чыгып, кешегә черкиләрдән коронавирус күчә алмый дигән нәтиҗә ясаганнар.

«Черки башта вирус йоктырган кешене тешләгән очракта да, инфекция башка кешегә күчми», — диелә тикшеренү материалларында.


Коронавирус черкиләр аша күчә аламы? (Галимнәр аңлатмасы)” язмасына фикерләр

  1. Ышанмыйм,ничек инде кучэ алмый,башта авыруны тешлэсен,Аннан сине,черки тулган бэтен жирдэ,подъезда чыгып булмый,тешлилэр,агуламыйлар,кешене тынычландыралар «кучми»дип.

Фикер өстәү