Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр саны 80 меңнән арткан

Татарстанда үзмәшгуль кешеләр саны 80 меңгә кадәр җитте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләгән.

«2020 ел башына Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы 60 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән иде, бүген шундый 80 мең кеше эшли», — диде Марат Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, узган елда эшчәнлек алып барган үзмәшгульлекләргә пандемия шартларында бизнеска ярдәмнең кризиска каршы чаралары кысаларында үзләре түләгән салымнарны тулы күләмдә кире кайтарганнар. Барлыгы 139,9 млн сум кире кайтарылган.

Моннан тыш, быел барлык гамәлдәге үзмәшгульләргә 12 130 сум салым капиталы бирелгән. Алар бу акчаны 2020 елда түләүгә тота алачак.

 


Фикер өстәү