Россиянең «Маша һәм Аю»ы дөньядагы иң популяр мультисериал дип табылган

Россиянең «Маша и Медведь» мультсериалы балалар өчен күңел ачу брендларының дөньядагы топ-5легенә кергән.
Миллионлаган балалар яратып караган әлеге мультфильм дөньяда, Латин Америкасы һәм Европада лидерлар бишлегендә.
Әлеге сериалны җитештерүче Animaccord студиясе хәбәр иткәнчә, тикшеренү дөньяның 43 иленнән 6 яшькә кадәрге 60 мең респондент катнашында барган.
Социаль челтәрләрне «Маша и Медведь» инде күптән яулый: сериал 39 телгә тәрҗемә ителгән, YouTube тарафыннан бирелә торган «дүрт бриллиант» кнопкага (бу бүләк 10 миллионнан артык язылучы җыйган каналларның хуҗаларына бирелә) лаек булган. Бүгенгә барлык каналдагы караулар саны 50 миллиардтан артып киткән.


Фикер өстәү