Бик тәмле кетчуп ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак:

  • 3 кило помидор,
  • 1 кило башлы суган,
  • 3 әче борыч,
  • ярты стакан шикәр комы,
  • ¼ стакан тоз.

Помидор һәм әче борычны иттарткычтан чыгарабыз. Суганны турап, майда кыздырып алабыз. Кәстрүлгә барысын бергә тутырып болгатабыз һәм 30 минут кайнатабыз. Пешеп чыгар алдыннан укроп, петрушка (ваклап турап) өстәргә була.


Фикер өстәү