Татарстанда соңгы арада үлүчеләр саны ник арткан? (Казан Кремле аңлатмасы)

2020 елның июнендә (узган елның шушы ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда) Татарстанда үлүчеләр саны кискен арткан. Бу хакта Росстат хәбәр иткән иде. Казан Кремлендә бу хәлгә карата шәрехләмә бирделәр.
– Моның сәбәпләрен Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлаткан иде инде. Кызганыч, без планлы медицина ярдәмен күрсәтә алмадык, моны яңартырга кирәк, аның булмавы һичшиксез әлеге статистикага йогынты ясый. Республика җитәкчелегенең бурычы – анализ ясау түгел, ә пандемиягә кадәр күрсәтелгән планлы медицина ярдәмен кире кайтару, – диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.


Фикер өстәү