Иммунитетны ничек күтәрергә? ОРВИ, сезонлы грипп һәм коронавирус бер-берсеннән ничек аерыла?

Әкренләп көзгә кереп барабыз. Бу чорда тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар арта, аннары гриппка да озак калмый, шулай ук коронавирус та үтеп китмәде, һаман да котны алып тора. Бер карасаң, барысы да иммунитеттан тора кебек. Һава-тамчы юлы белән таралучы йогышлы чирләргә бирешмәс өчен иммунитетны ничек ныгытырга? Ул хакта Казандагы 18 нче сырхауханә табиб-терапевты Ләйсән Әхмәтова белән сөйләштек.

Ләйсән Илдаровна, ОРВИ, сезонлы грипп һәм коронавирус инфекциясе бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
– ОРВИ ел дәвамында килеп чыгарга мөмкин, хәтта җәйге эсседә дә. Тамак авырта, температура күтәрелә, борын тыгыла, ләкин ул, гадәттә, җиңелрәк үтә. Грипп – күбрәк көзге, кышкы чорда була торган сезонлы чир. ОРВИ вакытында температура 37дән башлап, 38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Грипп булганда, 39га, 40ка да җитә, тән, буыннар сызлый, күз кабагына кадәр авырта, күз әчетә. Коронавирус инфекциясе билгеләре дә гадәти гриппныкына охшаш, ләкин аермасы да бар: кеше ис һәм тәм сизми башлый, чир катлаулы узганда тын кысыла, бик тиз пневмониягә әйләнә.

Быел гадәти гриппка каршы үз теләге белән вакцина ясатучылар күп булырмы икән?
– Шактый кеше аны ясату турында уйланадыр. Бигрәк тә коронавирус инфекциясе белән авыручылар һәм аларның якыннары билгеле бер нәтиҗә ясамыйча калмагандыр. Вакцинаны беренче чиратта өлкәннәргә, йөрәк-кан тамырлары, бронхиаль астма, үпкә, шикәр чире кебек хроник авырулары булганнарга ясатырга кирәк. Халык белән эшләүчеләргә – медицина хезмәткәрләренә, социаль хезмәткәрләргә, җәмәгать транспортын йөртүчеләргә дә, аны ел саен ясату каралган.

Кайбер кеше, гриппка каршы вакцина ясаткан елны бик каты чирләдем, ди.
– Ул прививка кайсы вакытта ясалуга да бәйле. Аз гына авырып торсаң да, вакытлыча баш тартырга кирәк. Вакцина йогышлы чирдән йөз процент сакламый, ә өзлегүләрдән саклый. Прививка ясар алдыннан кешенең температурасын үлчибез, тамагын карыйбыз, хәлен сорашабыз.

Иммунитетны ничек күтәрергә?
– Беренчедән, адәм баласына яхшы, рәхәт ял кирәк. Ял иткән кешенең иммунитеты һәрвакыт нык була. Күңел тынычлыгы бик зур роль уйный. Күңелең тыныч булдымы, стрессларга каршы торучанлыгың арта дигән сүз. Байтак кына катлаулы чирләр, күп очракта, организм талчыккан вакытта килеп чыга. Дөрес туклану да иммунитетны ныгыта. Нәрсә ашарга дигәндә, кемнең күңеле нәрсәгә тартыла, шуның белән туклансын. Өйдә пешкән җылы ризык файдалы. Азык-төлекне төрләндерегез: ит, балык ризыгы да, витамин да, яшелчәләр дә булсын.

Мунча йогышлы чирләрдән дәвалыймы?
– Кайнар мунча кан әйләнешен көчәйтә, матдәләр алмашын яхшырта, организмның вируска каршы торучанлыгын арттыра. Ләкин бөтен кешегә дә кайнар мунчага керергә ярамый, әйтик, гипертония, онкология авырулары вакытында, температура күтәрелгәндә киңәш ителми. Кайбер белгечләр мунча – тынычландыра, ләкин дәваламый дигән фикердә. Иммунитет төшкәнме, юкмы икәнен кан анализы аша да белеп була.

Әңгәмәдәш – Фәния Арсланова

Фото: pixabay.com


Иммунитетны ничек күтәрергә? ОРВИ, сезонлы грипп һәм коронавирус бер-берсеннән ничек аерыла?” язмасына фикерләр

  1. Бик файдалы киңәшләр. Рәхмәт яусын Сезгә сау-исән,бәхетле озын гомерле булыгыз.

Фикер өстәү