Коронавирус белән авыручылар чәч коелудан зарлана

Элегрәк коронавирус белән авырган кайбер россиялеләрнең чәчләре коела башлаган. Мондый проблема белән һәр өченче пациент очраша икән. Бу хакта «Говорит Москва» радиостанциясендә трихолог Наталья Короткова сөйләгән.

Табиб пациентларның чәчләре күпләп коелуы турында әйткән:

— Чәчләр учлап коела, дип зарланып киләләр. Бу, чыннан да, пациентларны куркыта торган проблема, — дип искәртте табиб.

Наталья Короткова аңлатканча, моңа коронавирус кына түгел, стресс та тәэсир итә. Шулай ук чәч коелу коронавирустан дәвалаучы дарулар аркасында булырга мөмкинлеге дә билгеле.

Трихолог авыруның башка, тагын да куркынычрак сәбәпләрен бетерү өчен белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.


Фикер өстәү