Табиб-дерматолог: Кыш көне баш киемсез йөрергә ярамый

Кыш ­– чәчләребез өчен аеруча авыр чор. Салкыннар башлану белән алар сына, зәгыйфьләнә, төссезләнә. Кыш көне чәчләрнең икеләтә күбрәк коелуы да күптән расланган. Бу күренеш нәрсә белән аңлатыла? Кышкы чорда чәчләрне ничек тәрбияләргә? Табиб-дерматолог, косметолог, трихолог Эльвира Салихова белән шул сорауларга җавап эзлибез.

– Эльвира Ринатовна, ни өчен чәчләр кышын күбрәк коела икән?

– Кышын чәчләр, дөрестән дә, күбрәк коела. Бу, нигездә, организмга витамин һәм микроэлементлар җитмәүгә бәйле. Шуңа күрә көзге, кышкы чорда витаминнар эчү аеруча файдалы.

– Кайсы төр витаминнар турында сүз бара?

– Чәчләр сау-сәламәт булсын өчен, кыш көне В, Д, С төркеменә керүче витаминнар, кальций эчәргә кирәк.

– Салкын көннәр чәчләргә ничек тәэсир итә?

– Кышын баш тиресендәге кан әйләнеше начарая. Нәтиҗәдә, чәчләргә файдалы матдәләр азрак килә башлый. Алар коры, төссез, сынучанга әйләнә. Шуңа күрә кыш көне баш киемсез йөрергә ярамый. Аеруча салкын көннәрдә чәчне тулысынча яшерү хәерле.

– Баш киеменең нинди материалдан тегелгән булуы чәчләргә йогынты ясыймы соң?

– Һичшиксез йогынты ясый. Кышын синтетик материалдан тегелгән баш киемнәреннән баш тарту хәерле. Ник дигәндә, алар һава йөртми.

– Кыш көне чәч буярга ярыймы?

– Ярый, ләкин буяу сайлаганда игътибарлы булырга кирәк. Аларның составында аммиак булмаган, сыйфатлы төрләренә өстенлек бирү әйбәт.

– Шампунь сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә?

– Составындагы силикон, сульфатларга игътибар итәргә кирәк. Силикон – тулысынча синтетик матдә. Ләкин алар чәчләрне механик ысуллар һәм артык җылылык аркасында бозылудан саклый. Мондый шампунь белән юылган чәчләр шомара, ялтырый. Ләкин бу төркемгә кергән шампуньнарны чәч төпләренә, баш тиресенә тидерергә ярамый. Аларны чәчнең очыннан башлап, 3/2 өлешенә генә сөртергә кирәк. Сульфатлы шампуньнар исә чәчтәге аксымны юып төшерә. Нәтиҗәдә, чәчнең очлары корый, баш тиресе кычыта, әрни.

 Кыш көне чәчләр сау-сәламәт булсын дисәң, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

– кышкы салкында чәчне югач ук урамга чыгарга ярамый. Салкында башка кимичә йөрү дә чәчләрне бик нык зарарлый;

– кыш көне чәчләр зур стресс кичерә. Ник дигәндә, җилле, салкын урамнан керешкә, аларны ягып җылытылган бүлмәдәге коры һава каршы ала. Шуңа күрә кышын чәчләрне һәм баш тиресен даими рәвештә дымландырып торырга кирәк;

– көн дәвамында чиста су эчү дә кышын чәчләрне сәламәт килеш сакларга ярдәм итә;

– чәч очларына махсус май сөртеп торсагыз да артык булмас.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү