Салават Фәтхетдинов яңа исемгә лаек булды

Атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов “Казанның мактаулы гражданины” исеменә лаек булды. Бүген иртән Казан ратушасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистын, Россиянең атказанган артистын бүләкләделәр.

«Бөтен дөнья буйлап татар халык җырын популярлаштырырга омтылучы көчле талантка һәм осталыкка ия булган Салават Фәтхетдинов хаклы рәвештә Татарстан Республикасының эстрада сәнгатендә һәм аның башкаласында лаеклы урын алып тора. Аның Казан хакына күпьеллык хезмәтен югары бәяләүне, аның данын бөтен дөнья буйлап танытуны исәпкә алып, Салават Зәки улы Фәтхетдиновка “Казанның мактаулы гражданины” дигән югары исем бирелде, — дип тәкъдим иттеләр артистны тантаналы чарада.

Бүләкне Фәтхетдиновка Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.


Фикер өстәү