Казарма ишелеп, аяксыз калган Рөстәм Нәбиев Эльбрус тавына менде: «Елаган чаклар да булды»

Армиядә казарма ишелеп, ике аягын да югалткан паралимпияче, блогер Рөстәм Нәбиев Европаның иң югары ноктасы – Эльбрус тавына менде. Болай да үзенең көчле рухлы булуы белән бик күпләргә үрнәк булган егет, бу юлы да җиңүгә иреште. Кичә исән-имин өенә кайтып җитте. «ВТ» хәбәрчесе Рөстәмнең хәлен белеште.

– Ни өчен тауга менәргә булдың? Кире борыласың килмәдеме?

– Күңелдә йөрткән хыялым бар иде. 1 сентябрь көнне чыгып киткән идем, ике атнадан кайттым.  Күбрәк үзем өчен түгел, гаиләм өчен борчылдым. Нинди генә авырлыкларга очрасам да, кире борылу теләге тумады. Әмма кайчак: «Сиңа нәрсәгә инде, бу?» – дип үземне сүгә идем. Әмма озак та үтми, алга бар, үзең теләдең бит, дип тиз генә  үземне кулга ала идем.  Елаган чаклар да булды. Күздән яшьләр күп акты. Мин бит башта чанада менәрмен дигән идем. Ә аны этүче кирәк. Дөрес булмый бу, дип кулларымда күтәрелдем. Моңа кадәр физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне анда алып менсәләр, үзе менүче мин генә. Эльбруска менүне гаиләмә багышладым.

– Кызларың сагынганмы?

– Бик сагынганнар. Сафия телефоннан гел кайчан кайтасың дип торды. Кечкенәсе Әминә әле бәләкәй. 8 ай гына. Индирам миңа ерактан көч бирүче булды. Алар бер дә уемнан китмәде. Моңа кадәр Индираны ике бала белән калдырганым юк иде. Сафияне бакчага ничек илтә икән, Әминәне йөзәргә йөртә ала микән дип гел уйлап тордым. Индира өчен борчылдым. Әмма ул молодец! Барысына да өлгергән. Дуслар, туганнар килеп хәл белгән. Тауда чакта да, гаиләм исән-сау булсын, авырмасыннар, авырлык күрмәсеннәр, дип теләдем. Тормыштагы бар сынаулар минем аша гына узсын иде, Ходаем, алар рәхәт яшәсен, дидем.

https://www.instagram.com/tv/CFFVTlqKCay/?utm_source=ig_web_copy_link

– Тауга менүгә нинди уй килде?

– Мин анда үземне зур гаиләле итеп күз алдына китердем. Балалар күп кирәк икән дип уйладым. Малаймы, кызмы – мөһим түгел. Безнең андый уебыз бар. Алла боерса, тагын бәбиләр алып кайтырбыз әле. Һәр нәрсәнең – үз вакыты.

– Тагын нинди хыяллар белән янасың?

– Әлегә җитеп торыр. 22се гаиләбез белән диңгезгә ял итәргә барырга җыенабыз. Спортка кайтасым килә. Икенче елга исә Ленин пигына менәргә хыялланам. Аның биеклеге – 7 мең 134 метр. Ул Таҗикстанда урнашкан.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү