Эт оясында яшәргә мәҗбүр булган кыз язмышы турында «Үксезләр» фильмы премьерасы күрсәтелә

«Үксезләр» фильмын хәзер ТНВ телеканалының Вконтакте төркеменнән карарга була!

7 яшьлек ятим кыз баланы үги ана кыерсыта, үзе генә түгел, аның кызлары да ятимәгә начар мөнәсәбәттә. Әтисе авырып урын өстенә калгач, сабый көзге салкыннарда яраткан эте белән эт оясында яшәргә мәҗбүр була. Кыз балага язмыш тагын ниләр әзерләгән? Моны фильмны карагач белерсез.

Режиссер — Нурания Җамали.
Равилә Шәйдуллина-Мурат повесте буенча.

Сылтама: монда керәсе.

 


Фикер өстәү