Татарстан яшьләр эшләре министры билгеләнде

Татарстан яшьләр эшләре министры вазифасына янә Дамир Фәттахов билгеләнде. Бу хактагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Фәттахов Дамир Илдус улын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

Дамир Фәттахов республика министрлыгын 2018 елның июненнән бирле җитәкли.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, элегрәк Рөстәм Миңнеханов Татарстан министрларының бер өлешен билгеләгән иде.


Фикер өстәү