Айваз Садыров: «Тәнәфестә уйнаганда «Саша»ның башын өзеп төшердек, Әлфия ападан ничек эләкәнне белсәгез?!»

Айваз САДЫРОВ, журналист, алып баручы: «Остазларым әйбәт иде» 

– Укытучының абруе төшә дисәләр дә, килешмим. Абруйны профессиясеннән бигрәк, кеше үзе, шәхес үзе булдыра. Гамәле, укучыларга, эшенә мөнәсәбәте белән! Ә укучы моны сизә. Миңа гел әйбәт остазлар очрады. Сания апа, Әлфия апа, Нурания апа – болар минем сыйныф җитәкчеләрем. Кишет мәктәбендә каршы алган Әлфия апа бик таләпчән укытучы иде, «вот» сүзен үзенчә «ааант» дип кенә җибәрүе була, иң шук укучы да шым кала! Ул биология, химия укытучысы иде, шуңа безнең класс бүлмәсе мәктәптәге иң кызык бүлмә иде ул. Еланнар, ташбакалар, тараканнар… Хәтта «Саша» исемле скелет та бар иде. Бер юлы тәнәфестә уйнаганда шул скелетның башын өзеп төшердек, Әлфия ападан ничек эләкәнне белсәгез… Әле күптән түгел Санкт-Петербург шәһәренең мәктәпләрендә экстремизм белән шөгыльләнүче балаларны билгеләргә ярдәм итүче алгоритм таратканнар дип ишеттем. Бу системаны илкүләм куллансалар, киләчәге мине куандырмый. Укытучы киңәшче, сердәш роленнән «надзирательгә» әйләнә. Бу баланы провокацияли генә. Психологик тәрбия урынына тоталь контроль системасы куллану шәхесне балачактан ук бозачак.


Фикер өстәү