Фәрит Мөхәммәтшин республика алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика алдынгыларына Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды, дип яза Татар-информ.

Бүләкләргә барлыгы 40 кеше (инженерлар, артистлар, рәссамнар, төзүчеләр, химиклар һәм башка һөнәр вәкилләре) лаек булды. Әйтик, «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Илсөяр Гыймазетдиновага «Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелде.

«Җәлилнефть»нең «кара алтын» чыгару буенча мастеры Азар Фаретдиновны һәм «ТАИФ-НК» генераль директоры Рушан Шәмгуновны II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләделәр.

Бүләкләр тапшырыр алдыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республика өчен быелгы истәлекле даталар һәм аның казанышлары турында искәртте.

«Шунысы куанычлы, сез дәүләт бүләкләрен республикабыз, илебез үсешендәге үзгә бер елда (ТАССР төзелүнең – 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында) аласыз. Без эшчәнлекне бәяләүдә төп критерийлар (торак, юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. рәвешендәге яшәү шартлары) буенча Россиянең әйдәп баручы төбәкләре арасына керүебез турында горурланып әйтә алабыз», — дип билгеләп үтте ул.

Кыенлыкларга да карамастан, Татарстан үз йөкләмәләрен үтәүне, илкүләм һәм республика проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итә, диде Мөхәммәтшин.

 


Фикер өстәү