Татарстанда һава торышы бозыла: юлларда сак булыгыз

Бүген Татарстан территориясендә томан төшәчәк дип фаразлана. Күз күреме 500 метр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте.

Алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән, уртача тизлектә исәчәк.

Төнлә һава температурасы +1…-4 градус булуы көтелә, ә көндез +3…+8 градуска кадәр күтәреләчәк.


Фикер өстәү