Татарстанда коронавирустан өйдә дәваланучыларга даруларны кайчан бирәчәкләр?

Татарстанда коронавирустан өйдә дәвалану өчен даруларны ноябрь уртасында даруханәләрдә бирә башлаячаклар. Хәзер республикада дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

«Татарстан Республикасында дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла. Амбулатория шартларында пациентларны дару белән тәэмин итү тәртибе эшләнгән. Без ноябрь уртасында пациентлар өйдә коронавирустан дәвалану өчен препаратлар алуына өметләнәбез», — диде Фәридә Яркәева.

Аның сүзләренчә, Монополиягә каршы хезмәткә антибиотик, вируска каршы һәм канны сыегайта торган препаратларга бәя арттыруны булдырмас өчен күзәтергә йөкләнгән.

«Бу килешү нәтиҗә бирер һәм без Татарстанда даруларның яңа партиясен алырбыз дип өметләнәбез», — диде ул.

Искәртеп узабыз, Татарстан коронавирустан дәваланучы пациентларны бушлай дару белән тәэмин итүгә 146,8 миллион сум акча алачак. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.


Фикер өстәү