Блогерлар өчен махсус премия булдыралар

Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палатасы башлыгының беренче урынбасары Владимир Петров РФ мәдәният министры Ольга Любимовага интернетта рус мәдәниятен популярлаштыручы блогерлар өчен дәүләт премиясе булдыру мәсьәләсен карау үтенече белән мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Петров үз мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта интернетта Россия авторлары һәм авторлык коллективлары барлыкка килде, алар үз әсәрләрендә рус телен, драматургияне пропагандалый, шулай ук узган гасырларда иҗат ителгән шедеврларга яңа сулыш өрә.

Шул ук вакытта, Петров сүзләренчә, дәүләт әлеге авторларга игътибар итми, алар дәүләт премияләре алмый, рәсми бәйгеләрдә лауреат исеменә лаек булмый. «Сәнгать эшлеклеләренә бүләк өләшә торган рәсми система XX гасыр уртасында «яши» һәм сәнгатьтә үз-үзеңне күрсәтүнең яңа юлларын танымый булып чыга», — дип саный Петров.

«Шуңа бәйле рәвештә, яңа дәүләт премиясен гамәлгә кую мөмкинлеген каравыгызны сорыйм, ул виртуаль челтәр киңлекләрендә «кайнаган» авторлар, коллективлар һәм аерым блогерларга гына тапшырылачак», — диелә мөрәҗәгатьтә.


Фикер өстәү