Коронавирустан терелгәннән соң сулыш гимнастикасы һәм махсус тренажерлар ярдәмендә үпкәне элекке хәленә кире кайтару процессын тизләтергә мөмкин, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы аллерголог-иммунолог Евгений Паршинга сылтама белән.
Аның сүзләренчә, күнегүләрне көненә берничә тапкыр ясарга кирәк.
«Сулыш гимнастикасын яткан һәм утырган хәлдә ясарга мөмкин. Күнегүләр шулай ук тиешле тонусны сакларга да мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде Паршин «Аргументы и факты» газетасына биргән интервьюсында.
Моннан тыш, авырулар термик гелиокс (югары температурага кадәр җылытылган гелий-кислород катнашмасы) ярдәмендә дә ингаляция ясый ала, дип сүзен төгәлләде белгеч.