Татарстанда социаль әһәмиятле эш һәм проектларга балаларны күбрәк җәлеп итәчәкләр

Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында 2021 елның төп бурыч-максатларына тавыш бирү дәвам итә. Быел тавыш бирү генә түгел, үз тәкъдимеңне дә җиткерү мөмкинлеге бар.

Татарстанда социаль әһәмиятле эш һәм проектларга җәлеп ителгән балалар санын тагын да арттырырга ниятлиләр. Мәгариф һәм фән министрлыгының әнә шундый тәкъдиме бар. Хәзер халыкның фикерен белешәләр.

План нигезендә, 2020 елда республикада мәктәптән тыш белем бирү үзәге, иҗтимагый берләшмәләр һәм үзидарә органнары активистлары өчен  төрле бәйге һәм чаралар уздырылган. Бу укучыларның социаль әһәмиятле эшкә һәм проектларга җәлеп ителүен шактый арттырган. 2019 елдан әлеге өлеш 80 процент булса, 2020 елда ул 83 процентны тәшкил иткән. Быел аны тагын бер процентка арттырырга җыеналар.

Татарстан районнарында балалар иҗтимагый берләшмәләрен һәм мәктәп укучылары үзидарәсен үстерү буенча эшне кураторлар башкара, –  ди проект эксперты, Казанның Азино балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Фәридә Сөнгатуллина. –  Республикада кураторлык эше активлашу балаларның  иҗтимагый әһәмиятле эшкә җәлеп ителү дәрәҗәсен арттырды.

Бу юнәлештә башкарылган чаралар аз түгел. Әйтик, республикада 18 меңнән артык укучыны колачлаган 1200 тимурчылык хәрәкәте отряды эшли. Укучылар һәм педагоглар берлектә ветераннар белән даими рәвештә тыгыз эш алып бара, аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә (өй җыештыру, тәрәзәләрне юу, кар чистарту). Әлеге акцияләр 2020 елның 1 февраленнән 9 маена кадәр барды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысасында, Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән оештырылган «Сугыш хатын-кыз йөзле» социаль-гуманитар проекты тормышка ашырылды.

– Республикадагы санитар-эпидемиологик хәлгә карамастан, балаларның активлыгы дистанцион, читтән торып үткәрелгән чараларда да чагылыш тапты. Шуңа күрә 2021 елга халык алдында формалаштырылган максатыбызга ирешә алырбыз дип уйлыйбыз, – ди Фәридә Сөнгатуллина.

Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү