«Дистант» булырмы? Роспотребнадзор аңлатма бирде

Күптән түгел интернет челтәрендә Казан студентларының дистанцион укытуга бәйле видеоролигы таралу алды. Алар анды вуз җитәкчелеген һәм хакимият органнарын коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә укытуның дистанцион формасына күчерергә чакыра. Ролик геройлары авыручылар һәм коронавирустан үлүчеләр артуына борчылуын белдерә.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта республикада студентларны дистанцион укытуга күчерү мәсьәләсе каралмый.

— Студентлар дистанцион белем бирү авыруны киметә ала торган бердәнбер чара дип саный. Кызганыч, бу алай түгел. Без берничә тапкыр кисәттек инде: авыруны булдырмауның башка чаралары бар, алар дистанцион белем бирүгә караганда нәтиҗәлерәк тә, — диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Белгеч студентларга башка юнәлештә видео төшерергә тәкъдим итте. Анда битлекләрдән ничек дөрес кияргә, дистанцияне сакларга һәм кулларын юарга кирәклеген искәртергә кирәк дип аңлатты Авдонина. «Бу аудитория өчен күпкә мәгълүматлы һәм файдалырак булачак», — дип саный ул.


Фикер өстәү