Бер ана ике баласын үтергән

Мәскәүдә бер фатирда ике баланың мәете тапканнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе вәкиле Юлия Иванова хәбәр итте.

«17 ноябрь кичендә Тайнин урамында урнашкан йорттагы фатирда кечкенә ике баланың мәетләре табылган. Алар белән әниләре дә булган», — дип хәбәр итә ул.

Агентлык хәбәр итүенчә, 5 яшьлек кыз һәм 3 яшьлек малайның гәүдәләрен әтиләре тапкан. Бу вакытта хатыны исерек булган.

Тикшерү ачыклаганча, балаларны әниләре буып үтергән. Ул бу хакта үзе сөйләгән. Сабыйларын үтергәч, кайгысыннан эчеп исергән.


Фикер өстәү