40 ел элек бергә эшләгән дустын табып биргән

Түбән Кама журналисты берничә сәгать эчендә Чаллы шәһәрендә яшәүче Тәнзилә Гатинаның яшьлек ахирәтен табып биргән.

– Телефоннан ватсапка бер тапкыр язу да җитте. Тәнзилә ханым 80нче елларда Казан шәһәрендәге Горбунов исемендәге 22нче заводында бергә эшләгән һәм бер тулай торакта яшәгән яшьлек дусты – Арча районының Айван авылы кызы Гөлфияне эзли иде. Тик аның фамилиясен хәтерләми икән. Үзем шул районнан булгач, район газетасы хезмәткәренең телефонына яздым. Баксаң, безгә кирәкле кеше аның авылдашы икән. Берничә сәгатьтән Тәнзилә ападан рәхмәт, ватсапка рәхмәт хаты алдым”, — ди ул.


Фикер өстәү