Татарстанда энеләрен янгыннан коткарган 14 яшьлек герой гаиләсенә йорт бүләк итәчәкләр

Кичә Татарстанда янгын аркасында йортсыз калган Павлиновлар гаиләсе өчен яңа торак төзелешенә акча җыялар, дип хәбәр итә Алексеевск районы матбугат хезмәте.

Искегезгә төшерәбез, кичә иртәнге якта Алексеевск районы Зур Алан авылында шәхси йортта янгын чыга. 14 яшьлек үсмер ут капкан йорт тәрәзәсен ватып, энеләрен коткарып калырга җитешә.

«Әлеге очракны район башлыгы Сергей Демидов үз контроленә алды. Павлиновлар өчен йорт сатып алу мәсьәләсе хәл ителә. Хәзер гаилә олы кызлары Ольга өендә яши. Ул да күп балалы ана», — диделәр хакимияттә.


Фикер өстәү