Татарстанда Яңа ел төнендә боз шәһәрчекләрендә йөрергә рөхсәт итерләрме?

Яңа ел төнендә чыршылар куелган урам мәйданчыкларына бару өчен бернинди чикләүләр дә юк, чөнки саф һавада вирус йоктыру ихтималы аз,дип белдерде Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Урамда вирус йокмый диярлек, чөнки бу ачык җир. Шуңа күрә Яңа ел төнендә ачык урыннарда, чыршы яннарында һәм боз шәһәрчекләрендә йөрү буенча бернинди дә чикләүләр юк», — диде спикер.

Авдонина белдергәнчә, хәзер саф һавада вакыт уздыру һәм кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү буенча да киңәшләр бар.

Алдарак «Татар-информ» Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең яңа ел корпоративлары уздырмаска киңәш итүе турында язган иде.


Фикер өстәү