Коронавирус белән авыручы пациентлар өчен яңа куркыныч янавы хакында кисәттеләр

Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы, реанимация һәм интенсив терапия бүлекләрендә дәваланучы пациентларның үпкәсен гөмбәчек инфекциясе дә зарарларга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы тикшеренүчеләрнең халыкара коллективы эшенә сылтама белән хәбәр итә.

Еш кына микоз нәтиҗәсендә үсеш алган пневмония кешенең иммунитеты кимү һәм инфекциянең авыр формасы вакытында билгеләнә торган препаратлар (тоцилизумаб, дексаметазон һ.б.) кабул итү фонында барлыкка килә.

Гөмбәчек инфекциясен еш кына бактериаль инфекция тулыландыра. Әйтик, кешедә башта бактериаль өзлегүләр барлыкка килә, аны антибиотиклар белән дәвалыйлар, әмма шунда ук инвазив микозлар килеп кушыла.


Фикер өстәү