Организм ни әйтергә тели?

Иртән торганда кул ою нәрсәне аңлата?

Әйтик, иртән йокыдан торганда кул-аяк ою, сөйләшкәндә, бер мәлгә сүз сөрешен  онытып тору кебек әйберләргә күпләребезнең исе дә китми. Әмма болар организмның бик җитди сигналлары булып торырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Оныту

Берәр кайчан кем беләндер сөйләшеп торганда, кинәт кенә сүзнең нәрсә турында баруын онытып җибәргәнегез бармы? Баш миендә кан йөрешенең начар булуын аңлатырга мөмкин бу. Ә бу кан басымы югары булу, атеросклероз (кан тамырлары кысылу) аркасында йөрәкнең тиешенчә эшләмәвенә бәйле. Мондый хәл еш кабатланган очракта табибка күренеп, холестерин микъдарын, кан басымын, канның куелыгын, йөрәк һәм баш миендәге  кан тамырлары торышын тикшертергә кирәк (баш миенә – МРТ үткәрергә). Шулай ук шикәр чире һәм аз канлылык (анемия) булганда да баш миендә кан йөреше начарлана. Кандагы шикәр микъдарын һәм гемоглобинны да тикшертәсе, димәк.

Ә инде мондый чирләрне булдырмас өчен зарарлы гадәтләрдән котылу – тәмәке һәм хәмердән баш тарту, шикәр, тоз, кыздырылган, майлы ризыкларны чамалап кына ашау шарт.

Күзләргә ком тутырылган кебекме?

Күзләрнең ком тутырып куелган кебек авыртуы, әлҗе-мөлҗе килүе, тонык күрүе иң элек  керфек-күз мускулларында проблемалар пәйда булуны аңлата. Мондый очракта, әлбәттә инде, озакка сузмыйча гына күз табибына  күренергә кирәк. Бер үк вакытта профилактика белән шөгыльләнергә: компьютер, телефон мониторына озак текәлеп утырмаска, телевизор карау, газета, китаплар укуны чикләргә.

Ашаганнан соң сару кайнау

Күпләребез нык кына итеп ашаганнан соң сару кайнауга игътибар да итми. Әмма ашказаны-эчәкләр нормаль эшләгәндә, болай булмаска тиеш.  Бу хәл ашкайнатуда кимчелекләрнең барлыгын күрсәтә. Сару кайнау үңәчнең кан тамырлары киңәюгә, аскы өлешендә җәрәхәтләр пәйда булуга һәм хәтта шешләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сару кайнау әллә нигә бер тапкыр гына күзәтелгән очракта да, гастроэнтерологка күренеп, ФГДС ясатырга, хеликобактерга  анализ бирергә кирәк.  Игътибар: сару кайнауны чәй содасы эчеп басарга ярамый – үңәч һәм ашказанының лайласыман тышчасы хәлен тагын да мөшкелләндерә генә ул! Моны булдырмас өчен еш, әмма аз күләмдә ашауга күчү (көненә 6 тапкыр), кыздырылган, майлы, тозлы-борычлы ризыклардан, әче камыр ризыкларыннан, хәмер, тәмәке тартудан баш тарту фарыз.

Көндез йокымсырап йөрү

Мондый хәл гадәттә калкансыман биз “чыгымчылаганда”  (гипотериоз) күзәтелә. Моны ачыклау өчен эндокринологка күренеп, ТТГ, Т3, Т4 анализларын тапшыру шарт.

Көндез йокымсырап йөрү стресслар, эштәге киеренкелек аркасында организмга серотонин матдәсе җитмәүгә бәйле булырга мөмкин. Бу очракта психотерапевтка күренү кирәк.

Кул яки аяк оеп уяну

Йокыдан торганда, кул яки аяк оеса-чәнчесә, йоклаганда кан йөрешенә хилафлык килгән, дигән сүз. Әллә нигә бер генә зыяны юк анысы. Ә инде  атна саен яки көн саен кабатланса, табибка күренмичә ярамый. Нервыларга зыян килүен аңлатырга мөмкин бу. Моннан тыш кул-аякның ою-чәнчүе инсульт яки шикәр чире якынлашуын да аңлатырга мөмкин. Бу бигрәк тә бәхетсезлек очрагыннан зыян күрүчеләргә яки эштә даими рәвештә бер үк төрле хәрәкәтләрләрне кабатларга мәҗбүр булучыларга кагыла.                              


Фикер өстәү