Бөтен чир аяктан башлана

Кыш көне аякларыбыз аеруча игътибарга мохтаҗ. Борынгыларның: «Бөтен чир аяктан башлана», – диюе дә юкка түгелдер. Салкын көннәрдә аякларны ничек сакларга?

  1. Җылы эчле сапоги, йон оек кышкы салкында аякларны өшүдән сакласа да, бер үк вакытта анда төрле микроб, гөмбәчекләрнең үрчүенә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә урамда йөреп кайткач аякларны диңгез тозы салынган җылы суга тыгып утырырга киңәш ителә. Арыган аякларга болай эшләгәндә көч керә, микроблар юкка чыга, бармак тырнаклары да ныгый. Гомумән, кышкы чорда һәр көн йоклар алдыннан аяк юып ятуны гадәткә кертергә кирәк.
  2. Кышын тән тиресен «сулата» торган, табигый материалдан тегелгән оекбаштан йөрү хәерле. Юкса, тирләү аркасында аяктан авыр ис килеп, бактерияләр үрчеп кенә калмыйча, аяк туңу, өшү куркынычы да арта.
  3. Кысып торган кышкы аяк киеме кан әйләнешен боза, аякны туңдыра. Шуңа күрә кышкы аяк киемен сайлаганда иң элек бармакларны селкетеп карагыз. Барып чыкмаса, 1–1,5 размерга зуррак аяк киеме алыгыз.

Үзем сынадым

Бер елдан бирле үкчәдәге шпордан интегәм. Соңгы арада бер компрессның файдасын күрә башладым. 5–6 төймә аспиринны он рәвешенә кергәнче ваклыйм да, шуңа  берничә тамчы йод тамызам. Барлыкка килгән ботканы үчәнең шпорлы өлешенә сылыйм да җылы оекбаш киеп куям. Беренче тапкыр ясаганда ук авыртуны басты. Буш вакытымда уклау тәгәрәтеп утырам. Аның да файдасы сизелә.

Нурфия Сафина.

Арча

 

Коры сөялдән үзем ясаган мазь ярдәм итте. Моның өчен 1 чи йомыркага 1 аш кашыгы аш серкәсе, ике аш кашыгы үсемлек мае салып, яхшылап болгатырга кирәк. Барлыкка килгән куе мазьны йоклар алдыннан табан астына  сылап ятсаң, иртә белән аякка басуы бик җиңел.

Венера Г.

Казан

 

Фото: https://pixabay.com


Фикер өстәү