«Шаян ТВ» каналы алып баручылары Рөстәм Миңнехановның ничә сәгать йоклавы белән кызыксынды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген зур матбугат очрашуы җыйды.

Чарага онлайн рәвештә «Шаян тв» каналы балалары кушылды.

Балалар Президентка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Алар Миңнехановтан ничә сәгать йоклавы турында сорашты. Президент 6-7 сәгать диде. Балалар республика җитәкчесенең кайсы хоббиен күбрәк үз итүен дә белде. Президент машина узышын ярата икән.

— Илон Маск кебек космоска очар идегезме ? — дигән сорау да яңгырады.

— Безнең монда да әле эшләр күп, — диде Миңнеханов.


Фикер өстәү