Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: «Галәмгә очканчы, монда башкарасы эшләр күп әле!»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Милли китапханә бинасында матбугат очрашуы җыеп, 2020 елга йомгак ясады. Бу юлы сорауларын онлайн рәвештә читтәге милләттәшләребез дә бирә алды, интернетта туры трансляция оештырылды. Президент Кыш бабайдан нәрсә сораячак? Җанисәптән нинди нәтиҗәләр көтәргә? Яңа М12 трассасы төзелеше турында ул нәрсә уйлый? Матбугат очрашуыннан төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

2020 ел турында

Әлбәттә, очрашуны көн кадагында торган сораулардан башладылар. Ул да булса – узып баручы «таҗлы» елга бәя бирү. Президент әйткәнчә, коронавирус тормышның һәр тармагына үтеп керде, һәр тармакка тәэсир итте. Ул кыенлыклар булганда ярдәм иткән федераль үзәккә рәхмәтен әйтте.

–  Гадәти генә ел булмады. Аның уңай һәм тискәре яклары күп иде. Без бу вакыт эчендә күп нәрсәгә өйрәндек. Барысы да февраль аенда башлаган иде. Без 8 кешене Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә кабул иттек. Бу безнең өчен сынау иде һәм алга таба күп кенә нәрсәләрне үзгәртеп корырга кирәк булды, моңа ияләшмәгән дә идек. Һәр карарның ике ягы булды. Минемчә, алар арасында хаталылары да бар иде. Мәсәлән, балаларны «дистант»ка күчерү. Минем уйлавымча, бу юкка иде. Сабыйлар – балалар бакчасына, укучылар мәктәпкә йөрергә тиеш. Безнең эшебез шуны күрсәтте: әгәр барлык таләпләрне дә үтәсәк, кыенлыклар килеп чыкмаячак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, елны шактый күп югалтулар белән тәмамлыйбыз. Монда финанс югалтулары да, үлем-китемнәр дә керә. Сәламәтлек саклау тармагына да сынау узарга туры килде.

– Бюджетның керем өлеше кимеде. Нефтькә бәяләр түбән тәгәрәде, машина төзелешенә ихтыяҗ азайды, туризм югалтуларга дучар булды, әмма ничек кенә булса да, алга киткән тармаклар да булды. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы һәм нефть эшкәртү тармагы, – диде ул.

Читтәге милләттәшләрнең сораулары

Онлайн рәвештә очрашуга чит илләрдә яшәүче милләттәшләр дә кушылды. Мәсәлән, «Беренче канал» журналисты – Лондонда яшәүче Тимур Сираҗиев вакцина хакында сорашты.

– Монда кайтыгыз, сезгә дә вакцина табарбыз. Мин дә берничә тапкыр ясатырга уйлаган идем, әмма миңа бүтән вакциналар ясалганга күрә, вакыт ягыннан туры килмәде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген кан биреп, антитәнчекләргә тикшеренергә исәп иде. Вакцина ясатыргамы-юкмы дигән шик булырга тиеш түгел. Үзем ясаткач, хәбәр итәрмен.

Австралиядән Финзия Газизова балаларны татар теленә өйрәтерлек онлайн-мәктәп булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бельгиядән Лилия ханым чит ил журналистларына Татарстанга экскурсия оештырып булмасмы дип кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләр буенча җаваплы кешеләргә йөкләмәләр биреләчәген әйтте.

Мисырдан элемтәгә чыккан журналист республиканың Якын Көнчыгыштагы активлыгы турында сорашты.

– Мисырга карата кызыксынуыбыз зур. Татарстан көннәрен анда уздырырга да ният бар. Онлайн түгел, очрашып оештырасы килә. Бу планнарны пандемия бозды, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Спорт турында

Допингка каршы бөтендөнья агентлыгы (WADA) Россия спортчыларына үзебезнең әләм астында зур халыкара ярышларда чыгыш ясауны тыйды, шулай ук төрле чемпионатларны үзендә кабул итү хокукыннан ике елга мәхрүм итте. Республика җитәкчесе бу уңайдан ни уйлый?

– WADA сәяси амбицияләр аркасында Россиягә каршы яңа чикләүләр кертте. Эт өрә тора, кәрван йөри тора. Башкаларга начар булсын дип, алар үз бармакларын үзләре үк кисте. Казан спорт чараларын уздырачак. 2022 елда Татарстан башкаласында кышкы Махсус Олимпиада көтелә. Спортны үстерәчәкбез. Соңыннан аларга кабул ителгән карар өчен оят булсын, гадел түгел бу, – диде Президент.

Балалардан сораулар

Президент космоска очарга телиме? Хоккеймы, машина узышымы? Ә көненә ничә сәгать йоклый? «Шаян ТВ» каналы балаларыннан Рөстәм Миңнехановка әнә шундый сораулар иреште. Сабыйлар Президентка яңа канал өчен рәхмәт әйтеп, студияләренә кунакка дәшеп калдылар. Рөстәм Миңнехановка видеокотлаулары да бар иде.

Республика җитәкчесе, балаларның соравына җавап итеп, көненә 6–7 сәгать йоклавын әйтте. Машина узышын хоккейга караганда өстенрәк күрүен белдерде.

– Илон Маск сыман галәмгә очарга теләр идегезме? – дигән сорауга исә:

– Галәмгә очканчы, безнең әле монда да эшләр күп, – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

Яңа ел алдыннан һәркем могҗизага ышана, теләк тели. Ә Президент Кыш бабайдан ни сорый икән соң?

– Без Кыш бабайдан сорамыйбыз, үзебез азмы-күпме дәрәҗәдә Кыш бабай булып эшлибез, – диде ул.

Җанисәп турында

Халык санын алу – ил тормышындагы бик җитди вакыйга. Аеруча Россия кебек ил өчен. Татарстан Президенты шундый фикердә тора:

–  Кеше исәбен генә санамыйбыз. Кем, нинди милләт яши – барысын да белергә тиешбез. Кеше үзенең кем икәнен белмәсә… Ул үз тарихын, бабаларын, традицияләрен истә тотарга тиеш.

М12 трассасы турында

Татарстан Президенты фикеренчә, яңа төзеләчәк автомагистраль республика өчен ачыш булачак.

– Юл төзелешенә каршы кешеләрне, әлбәттә, аңларга була. Тик алар әле яңа проектның әһәмиятенә төшенеп үк бетмәгәннәр. М12 трассасына ихтыяҗ бар. М7дә – тыгылыш, бернинди алга китеш юк. 6 сәгать эчендә Мәскәүгә барып җитеп булачак. Бу начармы? Безнең республика өчен чын табыш бу, – диде Татарстан җитәкчесе. – Аллаһы Тәгалә безгә акча да, көч тә бирәчәк, проект өч елда гамәлгә ашырылачак.

«Татарлар партиясе» турында

Республика – яхшы кадрлар мәктәбе. Шуңа күрә безнекеләр һәр җирдә кирәк. Федераль хөкүмәттә «татарлар партиясе»нең көчәюенә Президент нинди карашта?

– Татарстаннан чыккан кешеләрнең югары урыннарга билгеләнүе, иң элек, ил иминлеге өчен хезмәт итә. Республиканың һәр вәкиле, нинди генә милләттән булмасын ул, читкә китәме, Мәскәүгәме – безнең өчен дә кыйммәтле кадрлар. Иң яхшылар китә шул. Мин берәүне дә җибәрмәс идем, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без барыбыз да – Россия Федерация «партиясе». Без – бу илнең халкы. Илдә ниндидер проблемалар булса, Татарстан да уңышлы була алмас иде. Без илебезнең көчле булуын телибез.

Авыл турында

– Без Казанга килеп, юкка чыктык. Авылда булсак, рәхәтләнеп, баян уйнатып, җырлап йөрер идек. Мин институттан соң үз районыма кайттым. Казанга китәргә теләгем юк иде. Шулай туры килде. Авылдагы кеше бәхетле. Рәхәтен күрергә кирәк, – диде Президент. – Авыл яшьләренә ярдәм итү өчен программалар эшләп килә. Авылда үскән кеше хезмәт, икмәк кадерен белә.

P.S. Моннан тыш Президентка онлайн-сәүдә, төзелеш, торак, нефть, инвестицияләр турында сораулар бирделәр. Рөстәм Миңнеханов ахырдарак: «Мин кемгәдер ошарга теләп түгел, ә нәтиҗә өчен оят булмасын дип эшлим», – диде.

Чулпан Гарифуллина

Фото: tatarstan.ru


Фикер өстәү