Яңа ел табынына «Сөтлебикә» салаты ясау ысулы

 Кайбер хуҗабикәләр бәйрәм табынына  яңа ел символыннан чагылдыручы берәр салат ясамыйча калмый. Киләсе ел символы Үгез икән, тәлинкәгә аның “икенче яртысы” — сыерны  ясап куюдан бер дә зыян булмас.

Кирәк булачак: 1 тавык боты, 80 грамм кара җимеш, 70 грамм әстерхан чикләвеге, 100 грамм каты сыр, тәменчә тоз, борыч, майонез.

Бизәү өчен: 3 пешкән йомырка агы, ике-өч телем телем пешкән колбаса, сыр,  кара зәйтүн җимеше, петрушка.

Тавык ботын суда (тоз, тәмләткечләр салып) пешерәбез. Суынгач (шулпасыннан алмыйча гына – шулай тәмлерәк була), сөягеннән аерып, вак кына итеп турыйбыз. Кара җимешне юып, кәгазь сөлге белән яхшылап корытабыз да шакмаклап (вак кына) турыйбыз (корырак икән, кайнап чыккан 10 минут салып тотарга мөмкин). Әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. Сырны зуррак тишекле угыч аша чыгарабыз.

Тәлинкәгә майонез белән сыер башы контурын ясыйбыз. “Баш” эченә катлап тезәбез: башта ваклап туралган тавык итен, аннан – кара җимеш, әстерхан чикләвеге, сыр катламын. Салат өстенә һәм кырыйларына бераз гына майонез сылыйбыз һәм йомырка агы (угыч аша чыгарылган) сибәбез. Сырдан – мөгезчекләр, колбаса телемнәреннән – “сыер”ның колакларын, авызын, зәйтүн җимешеннән – күз-керфекләрен, борын тишекләрен ясыйбыз.

Менә шундый “сөтлебикә”! Якынлашып килүче Яңа ел белән!


Фикер өстәү