Чаллы янындагы авылны карантинга япканнар

Тукай районының Борды авылында терлекләрдә котыру авыруын булдырмау нисбәтеннән карантин кертелгән. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

Авыл территориясендә хәзер йорт хайваннары белән сәүдә итергә, аларны чит авылларга ячыгарырга, шулай ук йон һәм тиреләрне дезинфекциясез алырга ярамый. Моннан тыш, кыргый җәнлекләрне аулау тыела. Авыру яки шикле хайваннарны иткә сую рөхсәт ителми. Котыру авыруы йоктырган хайваннарның сөтен кулланырга һәм сатарга ярамый.


Фикер өстәү