Иртәгә, дүшәмбе көнне, Татарстанда кар явуы һәм томан төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
«Аязучан-болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән кар явачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.
Төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы 7-12 градус салкын булачак. Көндез термометр баганалары 5-10 градуска кадәр төшәчәк.
Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat