Чаллыда яшәүче хатын-кыз быел өч бала алып кайткан

Гыйнвар аенда Чаллыда яшәүче хатын-кыз Сафия һәм Кәбир исемле игезәкләр алып кайта. Ә тагын 11 айдан соң Сәид дөньяга аваз сала. Өченче сабый 20 декабрьдә туа.

– Беренче һәм икенче балалар туу вакыты бик кыска булган очраклар сирәк күренеш түгел. Монда исә хатын-кызның бер үк елны күп балалы әни булу факты кызыклы. Хәзерге вакытта әни кеше дә, бала да үзләрен яхшы хис итә, – дип хәбәр иткән Кама балалар медицина үзәгенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин.


Фикер өстәү