Әби-бабайларга да, балаларга да Яңа ел күчтәнәче өләшкәннәр

Түбән Чыгтай авылында Кыш бабай балаларга һәм өлкән яшьтәге әби-бабайларга тәмле күчтәнәчләр өләшкән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» басмасы хәбәр итте.

Мандарин, хуш исле чәй, тәмле кәнфитләр… Шулай итеп,  14 яшькә кадәрге 30 бала һәм 85 яшьне узган өлкәннәр, авыррак хәлдәге 15 инвалид күчтәнәчле булган. «Тәм-томнарга акчаны Чирмешәндә яшәүче авылдашлар: Фәрхать Мортазин, Равил Галләмов, Фәрит Гыйниятуллин, Мәсхүт Хөсәенов җибәргән. Кибетче Әнисә Гатина исә пакетлар ясап бирде. Игелекле авылдашларга бик зур рәхмәт», – ди Түбән Чыгтай авылы мәдәният йорты директоры Гүзәл Хәмидуллина.


Фикер өстәү