Экология министры: “Бар да безнең кулда”

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков узып баручы елга нәтиҗә ясады. Татарстан экологларның эшләгән эшләренә бәя бирде, алдагы планнар белән уртаклашты.
Министр сүзен илкүләм проектлардан башлады. Быел Иделне савыктыруга — 1,6 млрд.сум, «Чиста ил» илкүләм проекты чараларына – 834 млн. сум, Каты көнкүреш калдыклар белән комплекслы эш итү системасына — 234 млн. сум һәм «Урманнарны саклау» өчен 197 млн. сум тотылган. Күп еллар янып интектергән Түбән Кама районының Прости авылындагы чүплекне дә быел юкка чыгарганнар.
– Республиканың өч районында урнашкан чүплекләре бетерү эшләре бара. Болар – Саба, Минзәлә, Түбән Кама районындагы чүплекләр. Инде әйтеп узганымча, Прости авылындагысы күп тапкырлар янды. Әлеге урынга резин эшләнмәләр күп атылды. Аларны икенчел эшкәртүгә бирә башлагач, яну очраклар кимеде, әмма ул кырыйдагы сулыкка зыян килде. Илкүләм проект ярдәме белән без чүплекне җыештырып, күлне чистарттык, – ди Александр Шадриков.
Бүгенге көндә Минзәләдә әле дә чистарту эшләре дәвам итә, Саба районының Шәмәрдән бистәсендә исә, нефть агып зыян күргән җирләр яңартылган.
Министр, чисталык белән генә чикләнеп калмады, киләсе елда республикада төзелә башлаячак сирәк очрый торган мәчеләрне өйрәнү “Ак Барс” үзәге хакында да сөйләде. Бу үзәктә Кызыл китапка кертелгән 8 кыргый мәче булачак. Экологлар үзәкне ачуга ныклап әзерләнә. Проект документлары 2021 елда төгәлләнеп бетәчәк.
– Проект буенча биредә кунакханә комплексы булачак. Фәнни тикшеренүләр өчен махсус биналар урнашыр дип көтелә. Теләгән кешеләр бирегә килеп хайваннарны да күрә алачак, – ди Александр Шадриков.
Министрдан журналистлар Иделгә зыян салучы, Түбән Кама сусаклагычына тик ятучы торба үткәргеч хакында да сорашты. Аны өскә чыгару эшләре дә киләсе елга планлаштырылган. Әлеге торба үткәргечнең озынлыгы 29 чакрымга җитә. Кисеп кенә алып ташлап булмый – аның янәшәсендә халыкны су белән тәэмин итүче тагын бер үткәргеч бар икән. Александр Шадриков, әлеге эшне бер кемгә дә зыян китермичә генә хәл итәрбез, диде.

Экологларның уңышлары да шактый. Министр әйтүенчә, 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча алар Идел буе федераль округында экологиягә кертемнәр буенча беренче урынны алган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү