1 апрельдән чистарту икеайлыгы башлана: үзеңнең ишегалдыңны җыештырсаң да бүләк бирәчәкләр

Татарстанда 1 апрельдән чистарту икеайлыгы башлана. Шул ук көнне «ЭкоЯз – 2022» бәйгесенә дә старт биреләчәк. Республикакүләм чистарту өмәсен 29 апрельдә үткәрәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

–  Үзеңнең ишегалдыңны җыештырасың һәм бездән бүләк аласың. Чөнки теләге булган һәр кеше «ЭкоЯз» бәйгесендә катнаша ала.  Ә бит кар эрүгә җир өстенә ниләр генә чыкмый, – ди министр.

Җир кардан арынгач, чүп-чарны хуҗалары җыештырырга тиеш. Быелдан министрлык Казан җитәкчелеге белән әнә шулай килешкән. Бу барлык районнарга да кагыла.

– Экологлар да, күзәтчелек органнары да  чистарту эшләрен башкарырга әзер. Министрлык хезмәткәрләре бу хакта районнарга да чыгып сөйләшүләр уздырды. Сүз уңаеннан, министрлыктагы 126 инспекторның һәрберсенә 500 кв. км  җирнең чисталыгын күзәтергә туры килә, – ди ул. – Икеайлыкта гына түгел, тирә-якның чисталыгын даими рәвештә  кайгыртырга кирәк. Эчәр сумы ул, сулар һавамы – барысы да кайгыртуны таләп итә. Без быел да сулыкларга игътибарны киметмибез. Елга, чишмәләр – күз уңында. Авыллардагы су башняларын барлый башладык. Республиканың 14 районында ревизия булды инде. Аларның һәркайсына лицензия бирелә. Ул бар икән, димәк, су сыйфатлы.  «Экология» илкүләм проекты кысасында «Иделне савыктыру» проекты да дәвам итә.

Министр ләм басулары хакында да сөйләде. Без, бер төркем журналистлар, ләм басуын киптерүләрен,  канализациядән агып чыккан калдыклардан яндырырга яраклы катнашма ясауларын күреп кайткан идек инде.  Бу катнашмалар һаваны пычратмаячак.

Александр Шадриковны Түбән Кама сусаклагычында тик яткан торбалар да борчый. Аларны чыгаруны 2019 елда башлаганнар иде. Быел бу эшне төгәллиселәр икән.

– Соңгы ике ел эчендә «Уникаль су объектларын саклау» проекты ярдәме белән Татарстандагы өч елганы чистарттык. Болар – Лаеш районының Никольское авылы янындагы Мишә култыгы, Державино авылы күле, Мамадыш районының Нократ елгасының уң култыгы. Быел Мамадыштагы тагын бер елганы – Кама урманчылыгы авылындагы Бөрсетне чистартып бетерәчәкбез. Шушы максатларга 2021–2023 елларга 281 миллион сум акча бирелде. 2025 елда әлеге максатларда 5 елганы савыктыру өчен 170 миллион сум акча тотылачак, – ди министр.

Акча турында сүз чыккач, табигатьне саклауга тотылган калган чыгымнарны да санап китик инде. Александр Шадриков соңгы 5 ел эчендә республикада 850дән артык табигатьне саклау чаралары үткәрелгәнен әйтте. Моның өчен дәүләттән 52,2 млрд сум акча  бирелгән.  2022 елда әйләнә-тирәне саклау өчен 15 млрд сум акча тотылган.

– Экологияне кайгыртып, без республикада яшәүче 2,3 миллион кешенең тормыш шартларны яхшыртабыз. Уртак тырышлык белән без табигатькә салынасы 58 млрд  сумлык зыянны булдырмый калдык, – ди ул.

Министрдан «ВТ» хәбәрчесе быелгы ташу хакында да сорашты.

–  Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычындагы су биеклеге һәрдаим күзәтү астында.  Сусаклагычларда су биеклеге 53 метрга җитү – безнең өчен яхшы күрсәткеч. Әмма кайбер районнарда  бу күрсәткеч булганда, халыкны су баса башлый. Димәк, яр буйларында нидер төзегәндә су басу куркынычы исәпкә алынмаган. Әлегә сусаклагычларда су биеклеге 49 метрны тәшкил итә. Шушы күрсәткечне сакларга тырышырга кирәк, – ди министр.

Инде чүплекләргә күчсәк,  былтыр тиешсез урында ташланган калдыкларга бәйле 7 мең тәртип бозу очрагы теркәлгән.  2022 елда икеайлык кысасында 4574 чүплек  табылган. Аның 85 проценты юкка чыгарылган, әмма кайберләрен бетерүне ел буена сузганнар. Министр әйтүенчә, Татарстанда законсыз чүплекләр 10 процентка кимегән.

– Бездә икешәр ел  тузып яткан чүп урыннары бар. Казанның Совет районында төзелеш калдыклары  әле дә юкка чыгарылмаган. Район хакимияте  ансат кына котыла. Әлегә җитәрлек финансланмау сәбәпле, чүплекне бетерә алмыйбыз, дип җавап бирәләр. Эшләре судка барып җитте. Питрәч районының Богородское авылында да  чүп былтырның маеннан бирле ята. Бу бит район башлыкларының йөзе, – ди министр.

Кыскасы, тиздән кулга тырма, себерке алып, өмәгә чыгар чак җитә. Һәркем үзе яшәгән җирне чүптән арындыра ала. Министр 9 Май бәйрәменә шәһәрләрне чистартып бетерергә дигән максат куйган. Шуңа битараф булмаган һәр кешене өмәгә чакыра.

САН

Узган ел санитар-экологик икеайлык кысасында тиешсез урынга ташланган 4 меңнән артык чүплек бетерелгән. Өмәләрдә 1,5 мең агач утыртылган. Бу эштә 750 меңнән артык кеше катнашкан. Полигоннарга 510 мең куб метр калдык чыгарылган.  Күзаллау өчен, бу – 50 мең «КамАЗ» машинасы дигән сүз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 

 


Фикер өстәү