Казанда тузган шиннарны җыю экоакция узачак

2 апрельдә Казанда тузган автомобиль һәм велосипед шиннарын җыю буенча экоакция узачак. Эшкәртелгәннән соң, алардан балалар мәйданчыкларын каплау өчен кулланырга мөмкин резина плитәләр ясалачак, дип хәбәр итә «Экологик»Төркеме.

Акция иртәнге сәгать 10дан көндезге сәгать 141дә Җиңү проспектындагы сәүдә үзәгендә узачак. Җыелган шиннарны эшкәртү өчен Теләче районына илтәчәкләр.


Фикер өстәү