5 апрельдә Милли музейга һәм аның филиалларына бушлай кереп булачак

5 апрельдә Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин булачак. Бу музейның туган көнен бәйрәм итү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.

Кунакларны Г.Тукай әдәби музеенда, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, В.И.Ленинның йорт-музеенда, М.Җәлилнең музей-фатирында, Е.А.Боратынский музеенда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Ш.Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда, К.Насыйри музеенда һ.б. кабул итәчәкләр.

Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, учреждениегә һәм аның филиалларына айның һәр беренче сишәмбесендә бушлай керергә мөмкин. Бәйрәм датасы белән бәйле рәвештә традицион акция 4  апрельдән 5 апрельгә күчерелә.


Фикер өстәү