Кышкы мәшәкать. Юллар кардан вакытында чистартылмаса, моны барысы да сизә

Яңа карның иске мәшәкате. Ел саен шул ук кыш килсә дә, кар күпләп яугач, югалып, аптырап калабыз. Быелгысы көттереп кенә яуса да, көртен дә, бозлавыгын да, калаларда исә «бөке»ләрен дә күрсәтергә өлгерде инде.

Кышын юлларны кем тәртиптә тота? Эшче куллар, көрәк, техника җитәрлекме? Районнарда, авылларда бу мәсьәләне ничек хәл итәләр? «ВТ» шуны ачыклады.

 

Юмарт кыш

Кайбыч районындагы Кошман авылы җирлеге башлыгы Лилия Сафина сүзләренә караганда, сала урамнарын кардан арындыру эше үзара салым акчасына башкарыла.

– Кардан чистарту эше – тулысынча авыл советы өстендә. Без «Садриева» крестьян-фермерлых хуҗалыгы белән килешү төзибез дә аларның тракторы белән юлларны чистартабыз. Бу эш үзара салым акчасына башкарыла. Кыш төрлечә килә бит, кары да төрлечә ява. 2021–2022 елларда, мәсәлән, бу эшкә 189 мең сум акча тотылган иде. Ул елны әле бюджет акчасыннан да өлеш чыгардык, – дип сөйләде ул безгә. – Быел да кыш карлы булырга охшап тора. Быел менә 24 ноябрьдә үк юлларны кардан чистартырга чыктык. Кардан чистартучыбыз белән даими элемтәдә торабыз. Алдан һава торышын да күзәтәбез. Гадәттә трактор иртәнге сәгать 4тә чыга. Эшнең бер сәгате – 1500 сум. Кешеләр – эшкә, балалар – мәктәпкә, бакчага барганда юллар тәртиптә булсын, дибез. Төп юлларны гына түгел, тыкрыкларны, мәчет, зират юлларын да тәртиптә тотабыз. Бу эш һәрвакыт контрольдә. Зур җаваплылык сорый торган эш. Кешеләр дә тәртипкә, чисталыкка ияләшкән. Моны тәэмин итәргә кирәк, димәк. «Кошманның юллары ялт итеп тора!» – дип юкка гына әйтмиләр. Мондый сүзләрне еш ишетәбез. Барысы да чагыштыруда күренә.

Биектау районындагы АланБәксәр авылы җирле үзидарә башлыгы Зөһрә Гарифуллина да, юлларны кардан арындыру эше үзара салым акчасына башкарыла, ди. Җирлеккә берничә авыл керә.

–  Өч авылда кышкы юлларны кардан чистарту эшен жирлектә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмасы – «Әсән» ширкәте башкара. Тагын ике авылда юлларны  җирлектә эшләп килүче эшмәкәрләр чистарта, – диде ул. – Бюджетта кардан чистарту эшенә каралган акча бик аз шул, шуңа күрә дә үзара салым акчасын куллануны бик кулай дип таптык. 2024 елга да эшләнәчәк эш төрләренә керттек.

– Авылларда урам юлларын бездә үз техникалары белән авыл хуҗалыгы җәмгыяте ача. Колхоз булгач, ул яктан бик җайлы, – ди Саба районы Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов. – Эшләрен вакытында башкаралар. Түбән Шытсу өч авылны берләштерә, хәзерге вакытта авылларда хуҗалык саны – 291, шуларда 662 кеше яши. Халык әле кулына көрәк тотып, ишегалларын чистартудан бизмәде. Дөрес, көрәк урынына күпкә кулай булган заманча кораллар да күренгәли.

– Хәзерге көндә кардан зарланулар күп түгел. Урам юллары вакытында чистартыла. Шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә шулай. Шәһәрдә 15 берәмлек техника эшли. Бик күп итеп кар яуган очракта, эшкә иртәнге 3тә үк тотыналар. Төнге кизү тору да каралган. Гадәттә, бу кичке 9дан иртәнге 7гә кадәр. Ике техника хезмәт күрсәтә. Шунысын да искәртик: идарәче компанияләрнең – үз режимы, үз графигы, – дип аңлаттылар «ВТ»га Буа районы хакимиятендә. – Карны шәһәрдән чыгару эшен дә башлап җибәрдек.

 

Карлы башкала

«Эшлекле дүшәмбе»ләрнең берсендә Казан мэры Илсур Метшин:

– Кар авыл хуҗалыгы, кырлар, агачлар өчен кирәк, әмма безнең өчен бу һәрвакыт кыенлык тудыра, – дигән иде.

Мэр сүзендә хаклык бар инде. Кар яуса, «бөке»ләр, аварияләр саны арта, җәмәгать транспорты соңарып йөри башлый… Ә кар көртләреннән чистартырга, боз ватарга кеше юк. Сер түгел, кышкы сезон җитәрәк күпчелек урам себерүчеләр эшеннән китә.

(акцент!) Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, Россия буенча урам себерүчеләргә ихтыяҗ 1,5 тапкыр арткан. Шул ук вакытта тәкъдим ителгән хезмәт хакы да 20 процентка үскән һәм 32,4 мең сумны тәшкил иткән. Казанга 500ләп эшче кул җитми. Хезмәт хакы – 22–36 мең сум. Быел башкаладагы «карлы-бозлы көрәш»кә 2700ләп урам себерүче чыга икән.

Башкала урамнарында (Яңа Савин, Совет, Вахитов, Киров районнары. – Авт.) күргән кайбер урам себерүчеләргә сүз катып карады «ВТ» хәбәрчесе. Шуннан чыгып аларны нәрсә борчыганын да шәйләп була. Күпчелек, билгеле инде, хезмәт хакының аз, ә башкарасы хезмәтнең шактый авыр булуыннан зарланды. Кар көртен бер урыннан икенче урынга күчерү генә түгел бит әле бу, бозын да ватасы бар. Ә бу хезмәттәгеләрнең күпчелеге – өлкән яшьтәгеләр.

Тагын бер борчыган мәсьәлә – кешеләрнең мөнәсәбәте. «Күпләр безнең эшкә чын мәгънәсендә төкереп кенә карый. «Тиеш» дип кенә кабул итә. Аңлау юк, тупаслык бар. Кемдер ком сипсәң – яхшы, ди, кемдер – зарлана», – диде Бауман урамындагы бер урам себерүче.

 

Хезмәтенә күрә түләве

Кардан чистарту хезмәтен тәкъдим итүчеләрне игъланнар сайтларында да күрергә була. 46 яшьлек әңгәмәдәшебез Русланны без «Авито» аша таптык. Территорияне кардан, боздан чистарту белән беренче генә ел шөгыльләнми. Эшен тиз һәм вакытында башкара. Түләүне сәгатьләп ала. Көрәге дә, бозваткычы да – үзенеке. Кирәк икән, түбәгә дә менә ала. Үзе генә дә, иптәшләре белән дә эшли.

– Кешеләр шалтырата, чакыра, ошатсалар, кабат чакыралар, андыйлар да күп. Әлбәттә, физик хезмәт булгач, кулларга да, аркага да рәхәт түгел. Әмма мин эшемне сыйфатлы һәм төгәл башкарырга тиеш, шул уй белән эшлим. Алай иткәч, җиңелрәк. Син эшләгән эштән кеше канәгать калырга тиеш, – дип сөйләде ул. Эш хакын гына сер итеп саклый әңгәмәдәшебез. Хәер, хезмәтенә күрә түләве тиң бугай.

Шәһәр эчендә дә, шәһәрдән читтә урнашкан шәхси йортларга да бара Руслан. Андыйлар еш чакыра икән. Әле менә күптән түгел Көек бистәсендә бер ханымның ишегалдын чистартырга барган. Ире чит илдә икән. Ханымның исә кунаклар кабул итәргә җыенып йөргән мәле. Кунакчыллык ишегалдыннан ук башлана, дигәндәй, йорт тирәсенең чиста булуын теләгән. Ярый менә Руслан ишеләр бар! Шушы көннәрдә чиркәү тирәсен кардан чистартырга барганнар. Эшсез ятмый, кыскасы.

Кем җаваплы?

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

– Россия Хөкүмәтенең 03.04.2013 № 290 карары (16 пункт, 2 өлеш) нигезендә, йорт яны территориясен җыештыру һәм йортның гомуми милке өчен идарә итүче оешма җаваплы (идарәче компания, төзүче компания (застройщик), ТСЖ). Шушы ук карарда елның җылы һәм салкын вакыты өчен мәҗбүри минималь эш күләме расланган. Шулай итеп, салкын көннәрдә коммуналь хезмәткәрләр:  люк капкачларын һәм янгын гидрантларын кардан һәм боздан чистарта; ишегалдындагы юлларны, мәйданчыкларны һәм парковкаларны кардан чистарта; кар булмаган территорияне себерә;  йорт яны территориясен боздан чистарта; юлларга тозлы ком сибә; түбәдәге бозны (сосулька) бәреп төшерә.

Эшләрнең һәр төренә таләпләр Россия Дәүләт төзелешенең 27.09.2003 елгы 170 номерлы карарында теркәлгән. Анда барысы да бар: тротуарларны кайчан себерергә һәм чистартырга, юлларны кардан чистарту ешлыгы, чүп контейнерларының нинди булырга тиешлеге һәм башкасы. Административ биналарның территорияләрен җыештыру өчен бина өчен җаваплы булган җитәкче җавап бирә.

Җирле әһәмияттәге юл Авыл советы яллаган подрядчы оешма вәкилләре
Төбәк әһәмиятендәге юл Төбәктәге юл хуҗалыгы эшчеләре
Федераль юл «Росавтодор» дәүләт корпорациясе

 

Сан

* Татарстан башкаласында юлларны кардан арындыруда 1,1 меңнән артык техника катнаша, 473 мең тоннага якын тоз-ком катнашмасы, 97 мең тонна техник тоз әзерләгәннәр.

* Казанда карны утильләштерүгә 125 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

 

Сездә юлларны кардан вакытында чистарталармы?

Юк, юллар бик начар –  42%

Вакытында эшлиләр – 55 %

Үзебез чистартабыз – 3%

(«ВТ»ның социаль челтәрендә уздырган сораштыру нәтиҗәсе.

 114 кеше катнашты)

 

 

 


Фикер өстәү