Киләсе елдан Татарстанда «Гаилә абонементы» эшли башлаячак

Әлеге абонемент, гаилә белән бердәм билет алып, берьюлы берничә мәдәният оешмасына барырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Моның өчен махсус маршрутлар төзеләчәк.

— «Гаилә абонементы»ның бер маршрутын Татарстанның Милли музее һәм Камал театры төзеде. Ул «Тукай һәм театр» дип ата. Экскурсия Тукай исемендәге музейда башланып, Камал театрында төгәлләнәчәк, башкаладага әдип белән бәйле урыннарны колачлаячак. Бөтен программага бер билет аласы була, — дип сөйләде министр.


Фикер өстәү