Быел Татарстанда «Пушкин картасы» белән 2,5 млн билет сатылган

Бу хакта Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Бу елның 11 аенда «Пушкин картасы» белән барлыгы 873,5 млн сумлык 2,5 млн билет сатылган. Ирада Әюпова сүзләренчә, Татарстан — әлеге картаны кулланучылар ягыннан алдынгы төбәкләрнең берсе.

— Аны рәсмиләштерүчеләр 80 процентка якынлаша. Бу — яхшы күрсәткеч. Ләкин картаны файдалану ягыннан җитешсезлекләр бар әле. Әйтик, кемдер билет ала да чарага барып җитми. Картадагы акчаны кышкы каникулларга калдыручылар да бар. Ләкин киләсе елга ул акчалар юкка чыгачак бит, — дип сөйләде министр.


Фикер өстәү