«Пушкин картасы» проекты кысасында Татарстанда 1,7 млрд сумга билет сатылган

«Пушкин картасы» мәдәни проекты кысасында билет сату буенча Татарстан алдынгылыкка чыккан. Бу хакта Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тармакның еллык коллегиясе вакытында әйтте.

Гомумән алганда, 1,7 миллиард сумнан артык акчага 2,5 млн билет сатылган. Яшь тамашачылар аеруча Камал һәм Качалов исемендәге театрларына яратып йөргән.

— Мәскәүне узулары кыен, ләкин без моны эшли алдык һәм билет сату буенча уздырдык, — дип уртаклашты Ирада Әюпова.


Фикер өстәү