Казанда Качалов исемендәге өченче театрларфестивале узачак

6 октябрьдән В.И.Качалов исемендәге Казан академия Зур драма театрының өченче театральКачалов фестивале башлана. Бу хакта матбугат конференциясендә театрның сәнгать җитәкчесе-директоры Александр Славутский хәбәр итте.

«Фестиваль программасында әйдәп баручы театр эшлеклеләре катнашында төрле мастер – класслар, түгәрәк өстәлләр  уздыру да күздә тотыла.  Фестиваль В.И Качалов исемендәге Казан дәүләтакадемия театрының театры тарафыннан Татарстан республикасы хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Безнең төп максат – Казан тамашачысын Россиянеңһәм Беларус Руспубликасының иң яхшы театраль казанышлары белән таныштыру.» , — диде Славутский.

Фестивальдә Мәскәүдән килгән «Петр Фоменко остаханәсе» театры, Мәскәу «Театраль сәнгать студиясе» театры, А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү театры, Беларус Республикасы Минск шәһәреннән килгән  Янка Купалы исемендәге Милли академия театры  казанлылар игътибарына үзләренең спектаклләрен тәкъдим итәчәк.

26 октябрьдә Качалов исемендәге Казан академия Зур драма театры фестиваль кысаларында үз тамашачыларын Н.В.Гогольның «Ревизор»спектакле белән куандырырга уйлый.

 


Фикер өстәү