Казанда ике мәктәп төзелешенә тагын миллиард сум акча юнәлдереләчәк

Казанда Адоратский урамында һәм Сибгат Хәким урамында 59 нчы кварталда урнашкан ике мәктәп төзелешенә Татарстан бюджетыннан өстәмә рәвештә 1 млрд сумнан артык акча бүленәчәк. Ике тендер да дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Аерым алганда, 59 нчы кварталда 220 урынлы мәктәптә төзелеш-монтаж эшләренә 105,6 млн сумнан артык акча җибәрү күздә тотыла, кирәкле җиһазларга — 59,5 млн, вакытлы корылмаларга — якынча 1,9 млн. Кышкы чорда эшләр 2,4 млн сумга якын, башка эшләр 0,9 млн сумнан артыкка төшәчәк, ә резерв чаралары 3,4 млн. Тулаем алганда, 208,5 млн сумнан артык акча тоту планлаштырыла.

Сибгат Хәким урамындагы 1224 урынлык мәктәптә төзелеш-монтаж эшләренә 570,5 млн сумга якын акча бүлеп бирергә җыеналар, кирәкле җиһазларга — 115,3 млн сумнан артык, вакытлы корылмаларга — 10,2 млн. Кышкы чорда эшләр 12,7 млн сумнан артыкка төшәчәк, ә резерв акчаларга 14,2 млн сумга якын акча ирешелгән. Объектны төзеп бетерүгә 867,6 млн сумнан артык акча тоту күздә тотыла.


Фикер өстәү