Зеленский: Украинадагы конфликтны 5 минут эчендә тәмамларга мөмкин

АКШ Президенты Джо Байден Киев Россия контроле астына күчкән территорияләрдән баш тартса, биш минут эчендә конфликтны төгәлли алыр иде, әмма Киев мондый юлга ризалашмаячак, дип белдерде Владимир Зеленский ABC News интервьюсында.

Шулай итеп ул АКШның элеккеге президенты Дональд Трампның белдерүләрен шәрехләде. Исегезгә төшерәбез, элегрәк экс-президент 2024 елның ноябрендә сайлауларда җиңү очрагында үз президентлыгының беренче тәүлекләрендә конфликтны тәмамларга вәгъдә итте.


Фикер өстәү