“Омикрон” штаммыннан саклану ысулларын аңлатканнар

Россия МЧС Чиктән тыш ашыгыч һәм радиацион медицина үзәгенең медицина фәннәре докторы, профессор Наталья Калинина “Омикрон” штаммыннан саклану ысуллары турында сөйләгән.

Табиб әйтүенчә, битлек ковид йоктырудан саклый, шуңа күрә, сырхау булганда, аны өйдә дә салмаска кирәк. Шул ук вакытта табиб сырхауга кагылмаска, аны кочакламаска киңәш иткән.
Белгеч әйтүенчә, прививканы узган ел азагында ясатучылар “Омикрон”нан әйбәтрәк сакланырга тиеш.
— Иммунологлар ноябрь-декабрь айларында вакцинация узучыларның “омикрон”нан яхшырак сакланачагына исәп тота. Әмма экспериментлар әле үткәрелмәгәнлектән, моны 100 процентка ышандырып әйтеп булмый. Организмда антитәнчекләрнең күпмегә саклануы һаман аңлашылып җитми: бер иш белгечләр – ярты елдан соң, икенчеләре – бер елдан соң ревакцинация узарга кирәк, диләр. Тәҗрибә тупланып кына килә, алга таба барысын да беләчәкбез, – дигән Калинина.


Фикер өстәү