“Спутник V” вакцинасының “омикрон”нан саклый алу-алмавы турында аңлатканнар

Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды башлыгы Кирил Дмитриев “Спутник V”ның дөньяда иң имин һәм иң нәтиҗәле вакцина булып торуын, аның шул исәптән “омикрон” штаммыннан да саклый алуын белдергән.

“Спутник” коронавирусның төрле мутацияләренә каршы көрәштә дөньядагы барлык вакциналар арасында иң нәтиҗәле булып торуын күрсәтте. Шуңа күрә “Спутник”ның яңа мутацияләрдән саклауда нәтиҗәле булып чыгасына шик юк”, – дип белдергән ул “Известия” газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Аның әйтүенчә, препаратны чир китереп чыгаручы яңа штаммнарга көйләү таләп ителсә, моның өчен ике-өч ай вакыт кирәк булачак.
Моннан тыш Дмитриев, “Спутник V” вакцинасы белән прививка ясатучылар вакцинация узмаучыларга караганда коронавирустан үлүдән 130 тапкыр яхшырак саклана, дип билгеләп үткән. Венгриядә 3,7 миллион кеше катнашында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән. Анда 5 вакцин – “Спутник V”дан тыш, Moderna, Pfizer, Sinopharm һәм AstraZeneca сынап каралган. Шулардан Россия препараты кешеләрне үлем-китемнән иң яхшы саклавын күрсәткән икән.
Исегезгә төшерәбез: коронавирусның яңа штаммы егерменче ноябрь тирәсендә Ботсвана һәм ЮАРда ачыкланган. Хәзер инде “омикрон” дөньяның 60 иленә, шул исәптән Россиягә дә “килеп җиткән”.


Фикер өстәү