КФУ профессоры: Гыйнвар аенда “омикрон” дулкыны китереп бәрергә мөмкин

КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә. “омикрон” җиңелрәк уза, шул ук вакытта “дельта” штаммына караганда кешедән-кешегә тизрәк йога. Иммунитетлы кешеләр – ягъни чир кичерүчеләр һәм прививка ясатучылар да коронавирусның әлеге штаммыннан чирләргә мөмкин. Әмма алар, бигрәк тә прививка ясатучылар авыруны җиңел генә, хәтта бернинди билгеләрсез генә уздырырга тиеш. КФУ профессоры сүзләренә караганда, “омикрон” “дельта”ны бөтенләй кысрыклап чыгарып, безгә гыйнвар аенда “килеп җитәр” шикелле. Хәзер Россиядә коронавирустан чирләүче һәр өч кешенең берсендә – шул яңа штамм.
“Омикрон”нан котылуның бердәнбер юлы – вакцинация һәм ревакцинация, Ягъни алты ай элек прививка ясаткан булсагыз, менә хәзер прививканы яңадан ясату өчен бик уңайлы вакыт, ди Альберт Ризванов.


Фикер өстәү