Бишенче сыйныф укучысы физкультура дәресендә дустының маңгаена пистолеттан аткан

Әлеге вакыйга 47 нче Ленин урта мәктәбендә килеп чыккан.
Новосибирск өлкәсенең Новосибирск районында аздан гына фаҗига булмыйча калган. Бер малай пневматик пистолеттан 11 яшьлек сыйныфташының маңгаена аткан. Хокук саклау органнары тикшерү башлап җибәргән.
Бу хәл 19 гыйнвар көнне 47 нче Ленин урта мәктәбендә физкультура дәресе вакытында килеп чыккан. ТАСС төбәкнең Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына таянып язганча, 5 нче сыйныф укучысының башкалар белән урамга чаңгы шуарга чыгасы килмәгән. Балалар урамга чыгып киткәч, ул пневматик пистолеттан атып җибәргән һәм үзе кебек үк бүлмәдә утырып калган сыйныфташының маңгаена тидергән. Яралы малайны шундук медиклар караган һәм МРТ тикшеренүенә җибәргән. Бәхеткә, балага зур зыян килмәгән: аңа мәктәпкә йөрергә рөхсәт ителгән.
“Снайпер”ның пистолеты экспертизага җибәрелгән. Баланың коралны кайдан алуы әлегә мәгълүм түгел. Үзе әйтүенчә, пистолетны ул пулялар белән бергә урамда тапкан. Полиция хезмәткәрләре килеп туган хәлнең бөтен нечкәлекләрен ачыклау белән мәшгуль.


Фикер өстәү